Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Алан китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сугыш урлаган балачак» дип исемләнгән хәтер сәгате узды.

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Чарага тыл ветераны Хәбибуллина Мөршидә апа һәм Алан урта мәктәбе укучылары чакырылган иде . Балаларга сугышның нәрсә икәнен, халкыбызга күпме кайгы китергәнен аңлау авыр. Алар өчен Бөек Ватан сугышы – ерак тарих. Безнең бурыч-балаларга сугыш чоры фаҗигасен, балаларның җилкәсенә төшкән сынауларның бөтен авырлыгын мөмкин кадәр күбрәк аңлату. Мөршидә апа балаларга  сугыш чоры балаларының күпме михнәт күрүләрен,олылар белән рәттән тылда ничек хезмәт итүләре турында сөйләде,балалар биргән һәр сорауга да тулы җаваплпр бирде,аларга изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International