Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте.
Бу көннәрдә авыллар гөрләп тора, чөнки Сабантуйга әзерлекнең иң мөһим һәм күркәм өлеше - сөлге, бүләкләр җыю бара. Газ хезмәткәрләре, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуе үткәрү өчен бирнә җыйдылар. Бирнә җыю бик матур узды, гармунга кушылып матур җырлар җырлап, өйдән-өйгә кереп урам әйләнделәр. Авыл халкы аларны ачык йөз белән каршы алып, изге теләкләрен теләп, Сабантуйга әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.