Фермага экскурсия

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Йорт хайваннарын һәркемнең күргәне бар. Ә менә страус, дөя, як, гуанако һ. б хайван һәм кошларны тотып карыйсыгыз килсә Теләчедән  80 чакрым ераклыкта  Биектау районы Ямаширмә авылындагы страуслар фермасында сезне бик теләп каршы алачаклар.  Бүген Иске Җөри урта мәктәбе укучыларына башлангыч сыйныф укытучылары Җиһаншина Г.Р., Бадриева Н.Р. һәм өстәмә беләм бирү педагогы Набиуллина Р.Р. җитәкчелегендә  рәхәтләнеп кошларны ашатырга, сыйпап карарга һәм алар белән фотога төшәргә  мөмкинчелек  тудырылды. Фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды.  Укучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр белән кайттылар. Ерак юлларны якын итеп, исән- сау йөртеп алып кайткан өчен укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр исеменнән  Илдар абый Муллахметовка зур рәхмәт белдерәбез.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International