Җәй – балаларга күбрәк һавада йөрү өчен иң уңайлы вакыт.

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Ә җәйне китап белән үткәрү тагын да кызыклырак һәм файдалырак булачак. Китаплар күзнең явын алырлык, араларында ниндиләре генә юк: төслеләре һәм ялтыравыклылары, юкалары һәм калыннары, зурлары һәм кечкенәләре. Китапларның шулхәтле матурлыгын күргәч, алып укымый ничек түзәсең?

5 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең нәни китап укучылары  “Китаплар сәяхәттә” китап уку марафоны кысаларында китапханәче белән берлектә китап иленә сәяхәт кылдылар.  

Һәрбер бала, китапханәдә ошаган китапны үзләре белән алып, табигать кочагында кычкырып уку оештырдылар, «Җәй, китап, мин – дуслар!»  әдәби уенында актив катнаштылар. Әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китаплар, әдәби геройлар турындагы мәкальләрне искә төшерделәр. Чарада катнашучыларның барысы да татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International