Җәйге каникулны балалар ел саен көтеп алалар.

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Балалар каникулда буш вакытларын яраткан китапларын укып үткәрәләр.  Китап укучыларның каникулларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, Алан авыл китапханәсендә “Балачак планетасы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Алар өчен акыл үсешен үстерергә ярдәм итүче уеннар оештырылды, шигырьләр укыдылды, кәгазьдән кечкенә уенчыклар ясалды. “Китаплы җәй” дип исемләнгән күргәзмә белән танышып, өйдә уку өчен китаплар да бергәләп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International