Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар полиция бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар.

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Тәрбиячеләр тарафыннан мондый чаралар даими оештырыла, чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш.Алар анда полиция машинасы белән, полиция хезмәткәренең хезмәте белән якыннан таныштылар. Полиция хезмәткәрләре машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте. Малайлар да, кызлар да бронежилетлар, саклагыч шлемнар киеп карау мөмкинлегенә ия булдылар.

Кечкенә экскурсантларга барысы да кызык, эчтәлекле булды. Бик күп сорауларга җавап алып, барлык күргәннәрен истә калдырып, балалар бакчасына кайттылар. Куп балалар алга таба әлеге һөнәр ияләре булу теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International