Җәй – иң кызыклы, мавыктыргыч мизгелләргә бай чор!

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Урта Мишә авылы китапханә һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорында даими китап укучыларның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештыра. Шулай,  6 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең иң актив китап  укучылары «Сәламәтлеккә тылсымлы юл» дип исемләнгән  велосәяхәттә катнаштылар. Велосәяхәт сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм профилактикалау,  балаларны авылларыбызның гаҗәеп табигать дөньясы белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Иң элек китапханәче һәм клуб җитәкчесе велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре, олы юлда дөрес йөрү тәртибе турында әңгәмә кордылар һәм Айдар - Тәмте–Иске Карабаян маршруты буенча юлга кузгалдылар.  Ял итү өчен тукталыш- туган як табигатенең  җиләкле болыны булды, анда балалар өчен дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү белән пикник оештырылды. Барысы да саф һавада уйнап,  табигать матурлыгына сокланды. Төсле фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар - болар барысы да мәктәп укучылары өчен чын бүләк һәм якты истәлек булып калды. Арыган булуларына һәм авыр юл үтүләренә карамастан, катнашучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International