«Гаилә һәм аның кыйммәтләре»

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, кече яшьтәге мәктәп балалары белән, мәдәният һәм ял паркында «Гаилә һәм аның кыйммәтләре» темасына әңгәмә үткәрделәр. Гаилә тормышта һәркем өчен иң мөһим әйбер. Аңа якыннар һәм туганнар, кемнәрне яратасыз һәм кайгыртасыз, кемнәрдән үрнәк аласыз, кемнәргә игелек һәм бәхет телисез, шулар керә.

 Гаилә темасы Лев Толстой, Иван Тургенев, Александр Пушкин, Сергей Аксаков кебек рус язучыларының күп кенә сәнгать әсәрләрендә чагылыш тапкан. Әңгәмәдә катнашучылар әлеге әсәрләрдәге геройларны, гаилә һәм аның мөнәсәбәтләренең кеше язмышына ничек тәэсир итүен, аның характерын һәм гаиләнең дөньяга карашны ничек формалаштыруын искә төшерделәр. Биредә һәр катнашучы бәхетле гаилә йортының моделен күрсәтергә тырышты. Ахырдан «Гаилә һәм гаилә мөнәсәбәтләре» дигән тест уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International