“Уйнап күңел ачабыз”

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Теләче җирлекара китапханәсе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, ял паркында  “Уйнап күңел ачабыз” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Әлеге чарада балалар  күңелле уеннар белән беррәттән, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Колакка колак” ,”Очты, очты”, “Чүлмәк вату”, “Балык тоту”кебек татар халык  уеннарын да уйнап җәйге ялларының бер көнен актив үткәрделәр. Шулай ук асфальтта рәсем ясау буенча осталык дәресе үттеләр.  Халкыбызның күңел җәүһәрләре онытылырга тиеш түгел. Ә киресенчә, аларны киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International