Китап укулар оештырды.

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, кече яшьтәге мәктәп балалары белән, ял паркында балалар язучысы һәм рәссамы В. Сутеевның тууына 120 ел тулуга багышланган кычкырып китап укулар оештырды. Сутеев балаларга шатлык, ачык төсләр һәм күңелле хикәяләр бүләк итүче. Владимир Григорьевич балаларны бик яхшы аңлый. Ул нәниләр өчен хикәяләр һәм әкиятләр язучы. Сутеев әсәрләрендәге хайваннарның үз характеры бар, кайсы яхшы, ә кайберсе бик үк түгел, әмма барысы да ачык күңелле, әйбәт, ә иң мөһиме кечкенә тыңлаучыга аңлаешлы. Язучы, тел белән әйтеп бетермәгән бар нәрсәне рәсемгә күчерә. Шуңа күрә В. Сутеевның китапларын укырга гына түгел, ә озак итеп карарга да кирәк. Әлеге чарада балалар язучының биографиясе белән таныштылар һәм аның тылсымлы талантының сере нәрсәдә икәнен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International