Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк мәгълүмат бирү - туган илебезне яратырга өйрәтү ысулларының берсе. Шуларны истә тотып, 14 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Табигать турында укыйбыз» дип исемләнгән экологик сәгать уздырылды. Биредә балалар әйләнә-тирә мохитнең әһәмияте, табигатькә сакчыл карарга кирәкле турында фикер алышты, китаплардан үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләрнең исемнәрен искә төшерде, тематик викторина сорауларына җавап бирде. Әлеге чара балаларның табигать турындагы китаплар укуга кызыксынуын арттыру, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелде.