Кеше гомер буе табигать белән тыгыз бәйләнештә яши.

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Ул дөньяның матурлыгын күрә, белә, аны шигырьләрдә, проза әсәрләрендә, рәсем сәнгатендә чагылдыра. Ләкин кешелекнең үз куллары белән тудырган проблемалар һәлакәткә дә китерергә мөмкин. Нәкъ менә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне сакларга өндәү максатыннан 13 июльдә Алан авыл китапханәсендә «Табигать һәм без» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Китапханәче Җир планетасы турында сөйләде, ни өчен табигатьне сакларга кирәклеген һәм планетаның киләчәге безнең һәрберебезгә бәйле булуын аңлатты, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урманны сакларга һәм аның турында кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде: чүп-чар ташламаска, кош  һәм кырмыска ояларын җимермәскә өндәде. Иң мөһиме, урманда ут яндырмаска кирәк икәнлеге аңлатылды. Чөнки урман янгыннары бүгенге көндә иң  куркыныч стихияләрнең берсе булып тора. Чара ахырында барлык катнашучыларга да “Табигатьне саклагыз!” дип исемләнгән искәртмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International