Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Милли мирас – халкыбызның алтыннардан кыйммәт җәүһәре” дигән күргәзмәне һәрдаим тулыландырып торалар.