Яшьләр, зурлар өчен татар халкының элеккедән килгән уеннары оештырылып, халык җырлары башкарылды. "Ачык авыз", "Утыр, утыр Мәликә", "Йөзек салыш", “Түбәтәй” уеннары бик куңелле булды, катнашучылар бергәләшеп куңел ачтылар. Халык уеннары балаларыбыз өчен тәрбияви чара да булып тора. Уеннар дуслаштыра, берләштерә, бер-беребезне кубрәк белергә ярдәм итә. Китапханәдә халык авыз ижаты буенча "Фольклор - әдәбиятыбызның нигезе" дигән кургәзмә эшләп килә. Кургәзмәдә әдәбиятыбызның алтын хәзинәсе булып торган халык авыз иҗаты яктыртылган китаплар урын алды.