Фольклор - халкыбызның бөтен тормыш зиһене тупланган кыйммәтле хәзинә.

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

17 июльдә Бөтенроссия “Бердәм фольклор көне” акциясе кысаларында “фольклор көне” билгеләп үтелә. Шул уңайдан 14 июль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык фольклоры юллары буйлап” дип исемләнгән әдәби-фольклор чара үткәрделәр. Бу бәйрәмнең максаты: укучыларны милли йолалар һәм бәйрәмнәр элементлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклап калу, алар буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, чөнки юкка гына: «Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге була алмый», - димиләр.

Чара барышында катнашучылар Россиядә яшәүче халыклар фольклорының иң бай коллекциясе белән танышты. Алар  халык авыз иҗаты төрләре, илебезнең халык кәсепләренең искиткеч дөньясы белән турында белделәр. Татар фольклорына аерым игътибар биреп, милли уеннарга тукталып, ни өчен милли уеннар дип атала, аларны кемнәр уйлап чыгарган, нинди жанрларга бүленүләре  турында  әңгәмә корылып, фикер алышынды. Алар белән әби–бабаларыбыз яратып уйнаган һәм бүгенге көндә халкыбызга кире кайткан  «Кулъяулык салыш», «Капкалы», «Мәликә», «Наза», «Түгәрәк уен», «Каз канаты» уеннарын уйналды.

 Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан эшләп килүче “Милләтемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштырылды. Бу күргәзмәдә халыкның осталыгын, талантын һәм көчле иҗади юлын күрсәтүче әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International