«Фольклор - әдәбиятка сукмак».

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

17 июльдә Россиядә «Бердәм фольклор көне» бәйрәме билгеләп үтелә. Бу яңа һөнәри бәйрәм, ул Россия халыкларының фольклор мирасын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Инглиз теленнән тәрҗемә ителгән Фольклор, «халык зирәклеге» - ул халык җырлары, такмаклар, биюләр, әйтемнәр - халык авыз иҗаты. 18 июльдә Күкчә авыл китапханәчесе “Фольклор - әдәбиятка сукмак” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар халык авыз иҗаты жанрлары белән таныштылар һәм фольклорның никадәр зур, бай һәм күптөрле булуын белделәр. Моннан тыш, китапханә кунаклары өчен китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International