Әбде авыл китапханәсендә "Китап экспрессы" квест-уены узды. Аның максаты - укучыларның игътибарын илебез мәдәниятен һәм фәнен саклау һәм үстерүнең мөһим факторлары буларак китапка һәм укуга җәлеп итү; укучыларның кызыксынуын үстерү; китапка, халык әкиятләренә хөрмәт тәрбияләү; нәфис әдәбият аша балаларның рухи дәрәҗәсен күтәрү. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар: әдәби табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр.