22 июльдә Халыкара шахмат көне кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә "Мин шахмат уйныйм, акылымны үстерәм" дип исемләнгән шахмат сәгате үткәрелде. Шахмат уйнау хәтерне яхшырта, иҗади һәм логик фикерләү үсешенә ярдәм итә дип санала. Уен башланганчы, китапханәче катнашучыларны серле һәм искиткеч шахмат дөньясы белән таныштырды. Барысы бергә шахмат фигураларының дөрес урнашуы, уен кагыйдәләрен искә төшерде һәм, әлбәттә, бер-берсе белән уйнап көч сынашты. Ахырда турнирда катнашучылар "Шахмат юлы" китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Барлык балаларга да шахмат уенының тарихы, легендалары турында “Игра для мускулов ума” дигән информацион буклетлар таратылды.