"Сезгә, хуҗабикәләр"

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Шармыш авылы китапханәсендә төзелгән "Сезгә, хуҗабикәләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төрле яшьтә булган хуҗабикәләрне кызыксындырды. Күргәзмәдә яшелчә культураларын җыю, саклау һәм эшкәртү өчен файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр тупланган китаплар урын алды. Китапханәче дару үләннәре, аларның кайда үскәне, шифасы турында сөйләп узды. Дару үләннәре белән бәйле булган легендалары белән дә таныштырды.  Очрашуда катнашучылар үзләре белгән үләннәрнең шифасы турында белемнәре белән уртаклашты. Ахырда барысы бергә болыннардан җыйган тәмле үлән чәйләреннән авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International