Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Балаларның хокуклары һәм бурычлары” дигән темага интеллектуаль хокукый уен уздырылды. Чара башында укучылар белән балаларның хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмә үткәрелде, соңыннан катнашучыларның белемнәре тикшерелде, бу темага бәйле төрле уеннар уйналды. Барлык балалар да сорауларга актив җавап бирделәр, биремнәрне үтәп үз белемнәрен күрсәттеләр һәм үз командалары өчен баллар җыйдылар.