Абде авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Абде - минем туган авылым» дигән туган якны өйрәнүгә багышланган викторина узды.

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Әлеге чараның максаты - балаларда туган якка, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт хисләре формалаштыру. Туган якны өйрәнү викторинасы вакытында балалар туган як тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылды, авылның танылган кешеләре турында белде, туган як тарихы һәм табигате турында сорауларга җавап бирде, авыл җирлеге территориясендә нинди елгалар барлыгын искә төшерде. Чара барышында балалар төбәгебез турында белемнәрен күрсәтте, күп сораулар биреп тарихи үткәне белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International