Һәр ел саен 27 июльдә Россиядә Михаил Юрьевич Лермонтовны искә алу көне билгеләп үтелә. Лермонтов иҗаты прозада яңа чорның башы булып санала һәм рус шигъриятенең иң югары баскычында тора. Михаил Юрьевич үзенең китап геройлары, аларның мөнәсәбәтләре аша башка, үзенчәлекле хисләр һәм фикерләр дөньясын ача. 13 еллык әдәби эшчәнлеге дәверендә Лермонтов 30 га якын поэма, 400 шигырь, 6 драма, 3 роман яза. Үзенең кыска гына иҗаты белән ул XIX гасыр рус әдәбияты классиклары плеядасында әйдәп баручы урынны били.
Шуңа бәйле рәвештә, Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Шигърият һәм яхшылык дөньясында» дигән әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Ләйсән Хөсәенова белән берлектә әзерләнде.