Алар үткән белән киләчәк буынны бәйләүче халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы, тарихы. Балаларны тәрбияләүдә дә алар зур әһәмияткә ия. Шул уңайдан 18 нче август көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән “Әкиятләр иленә” сәяхәт итте. Сәяхәт барышында бик күп әкиятләргә тукталдык. Балалар үзләре дә укыган әкиятләрен искә төшерделәр. Сәяхәт бик куңелле булды, балаларга бик охшады.