17 августта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен "Халык мәдәнияте традицияләрендә киләчәк кыйммәтләре" дигән темага август киңәшмәсе булып үтте. Секция эшендә балалар бакчалары тәрбиячеләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.
Киңәшмәдә сүз Федераль белем бирү программасын кабул итү, андагы узгәрешләр, белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген планлаштыру, балалар белән эшне оештыру, мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын тагын да яхшырту, яңа инновацион технологияләрне куллану, балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, балаларны ике дәүләт телендә иркен сөйләшергә өйрәтү эшчәнлеген тагы да яхшырту турында барды. 2022-2023 нчы уку елына йомгак ясалганнан соң 2023-2024 нче уку елына бурычлар билгеләнде.