25 августта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Бу истәлекле датага Күкчә авыл китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләрнең батырлыгы турында күп фактлар сөйләде. Чарада катнашучылар игътибарына шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Күргәзмәгә килүчеләрнең аларның тормышы, иҗаты белән танышу, шулай ук шагыйрьләрнең фаҗигале, әмма данлы язмышы турында белү мөмкинлеге булды. Катнашучылар белән бергә бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International