Белгәнебезчә Теләче мәктәбендә бик зур төзелеш эшләре бара. Мәктәпкә тоташтырып яңа янкорма төзелә. Өч катлы сыйныф бүлмәләрен үз эченә сыйдырган бинада төзелеш эшләре инде төгәлләнү алдында. Шулай ук мәктәп ашханәседә үз ишекләрен ачырга әзерләнә. Биредә шулай ук өр-яңа зурайтылган ашханә сафка бастырылды. Министр, район башлыгы Нәжип Нәкыйп улы Хаҗипов, Район башкарма комитеты житәкчесе Илнур Хажинур улы Хамидуллин, Район мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна, мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы озатуында төзелеш эшләре белән якыннан танышты." 1 сентябрьга санаулы көннәр калып бара. Барлык эшләрне дә куелган срокларда башкарып чыгарсыз", - дип ышанам диде ул.