Дәрес китапханәдә булган иң зур кыйммәткә – китапка багышланган иде. Балалар гадәти булмаган “Китаплар иленә” сәяхәткә чыктылар, анда “яшәүчеләр” белән таныштылар, китапларның нинди әһәмияткә ия булуын белделәр. Балаларга китапны ничек ясаулары, аның нинди элементлардан торганы турында сөйләнде, китап белән танышканда аннотациягә, иллюстрацияләргә, кереш һәм йомгаклау сүзләренә игътибар итәргә кирәклеге аңлатылды. «Китап структурасы» дип исемләнгән төсле презентация китапханәче сөйләмен тулыландырды. Балалар “Серле китап” викторинасы сорауларына җавап бирделәр, яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Чара ахырында китапны озак вакыт кулланышта йөрсен өчен аны ничек саклау турында әңгәмә булды.