Татар милләтенең ихтирамга лаеклы улы - батыр көрәшче, шагыйрь Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан 13 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Алиш – язучы да, батыр да" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китаплар күргәзмәсендә Алишның төрле елларда басылган әсәрләре һәм китаплары куелды, әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды. Әлеге чара Абдулла Алишның батыр, Ватанга тугрыклы булуы белән халык күңеленә кереп калган шәхес икәнлеген тагын бер кат исбатлады.