Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр... Көзге урман шулкадәр матур, сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шул гүзәллекне укучыларга күрсәтү максатыннан 13 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре көзге урманга экскурсия оештырдылар.