әңгәмә үткәрелде

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – алкоголизм, аңа каршы көрәш проблемасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-китапханә эшенең төп юнәлешләре булып тора. Яшьләрне алкоголизм белән куркытып кына зур уңышка ирешеп булмый. Алар кечкенәдән үк моның азагы аяныч тәмамланасын, упкынга илтүче юл икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр. Субаш авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Умный человек не поддается вредным привычкам” исеме белән әңгәмә үткәрелде, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар тәкъдим ителде. Бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына  кеше үзе дә, тормышы да матур булачак. Алкоголизм яхшылыкка илтми, моны һәркем аңларга, сәламәтлекләрен сакларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International