Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары тәрбияче Хузина Р.Г. һәм музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән берлектә экскурсиягә бардылар.
Тәрбиячеләр көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәттеләр. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.