“Аек акыл зур бәхет”

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатында Иске Җөри авылы модель  китапханәчеләре яшьләр белән “Аек акыл зур бәхет” дип исемләнгән мәглүмат сәгате   үткәрделәр. Китапханәдә  “Аек булу - яшәү мәгънәсе” исемле тематик  китап күргәзмәсе дә куелды. Әлеге чара яшьләргә киләчәктә аңлап яшәү өчен тәрбия чарасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International