«Рухи - әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе» темасына күчмә семинар – киңәшмә

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Теләчедә Татарстанның ветераннар советы рәисләре катнашында «Рухи - әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе» темасына күчмә семинар - киңәшмә узды. Әлеге семинар Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә башланып китте.

Семинарда Мәгариф һәм Фән Министрлыгыннан, Хезмәт, Мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Ветераннар Советыннан вәкилләр, Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкыйп улы, район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилван улы, Теләче районы Ветераннар Советы рәисе Загидуллин Рәис Шамил улы катнашты.

Семинарны мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич ачып җибәрде. Теләче районы Мәгариф бүлеге методисты Ахматвалиева Гөлназ Фәнис кызы районда хезмәт тәрбиясенең торышы турында сөйләде. Чыгышлардан соң кунаклар мәктәп эшчәнлеге турында видеоролик аша танышып үттеләр, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карадылар, күргәзмә белән таныштылар.

Соңыннан килгән кунаклар мәктәп буенча Үсеш ноктасы программасы буенча биология, химия, информатика дәресләреннән фрагментлар карадылар. Хезмәт юнәлешендә өлкән һәм башлангыч сыйныф укучылары түбәтәй чигү, прическа ясау, мозаика җыю, 3Dручка белән рәсем ясау, торт бизәү, токмач кисү, җиләк-җимешләрдән композиция ясау кебек мастер класслар күрсәттеләр.

Кунаклар күңеленә мәктәпнең туган якны өйрәнү музее, андагы экспонатлар хуш килде. Авыл тарихы турында кызыксынып тыңладылар. Мәктәптән алар зур кәнагатьлек алып киттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International