Шармыш авыл китапханәсе укучыларны балалар һәм яшьләр китап авторы Тамара Крюковага багышланган "Фантазия канатларында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра. Тамара Шамильевна балалар өчен көлке һәм гыйбрәтле хикәяләр, әкиятләр, шулай ук беренче мәхәббәт, детектив һәм фантастик хикәяләр яза. Билгеле яшькә кадәр балаларга әдәбият дөньясында юл күрсәтүче кирәк һәм олыларның бурычы - баланы китап сайларга өйрәтү. Әлбәттә, баланың фикерен тыңлап, бергә киңәшләшеп китапны сайлау мөһим. Әгәр дә ата-ана бала сайлаган фантастиканы яратмый икән, һәм балалары бары классиканы гына укырга тиеш дип уйлый икән, анннан китап укучы үстереп булмаячак. Тамара Крюкованың китаплары гыйбрәтле һәм балага кыю, намуслы һәм затлы кеше булырга ярдәм итәчәк.