15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан 12 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Кешелекнең хәтере мәңгелек» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Бу чарада берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче аларга 471 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.