«Татарча диктант” акциясе

2023 елның 20 октябре, җомга

  «Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар  бик кирәк. Анда катнашучыларның саны елдан-ел арта. 2023 нче елның 13 нче октябрендә көндезге сәгать 13.00 дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. Баландыш төп мәктәбе дә бу акциядә бик теләп катнашты. 5-9 нчы сыйныф укучылары,  мәктәп укытучылары, техник хезмәткәрләр  дә  диктант язып, үз белемнәрен тикшереп карадылар. Диктант тәмамлангач, катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар  татар теленә карата ярату һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International