Тәмәке тартучыларның күбесе тәмәкенең зыяны турында уйламый, ләкин тәмәке тарту безнең сәламәтлеккә бик нык тәэсир итә. Бүген тәмәке тартуның сәламәтлеккә начар йогынты ясавы турындагы хәбәр белән беркемне дә гаҗәпләндермәссең. Тәмәке пакетларындагы язулар кулланучыларга тәмәке куллануның мөмкин булган нәтиҗәләре турында хәбәр итә, ә тәмәке алучылар саны кимеми. Моны ничек аңлатырга? Бәлки тәмәке тартуның зыяны турында аңлату җитеп бетмидер?
Теләче үзәк китапханәсе китап укучыларга тәмәке тартуның зыяны турында кыскача мәгълүмат туплаган буклет тәкъдим итә. Әлеге буклетта тәмәке тартуның организмга зыяны,сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча белешмә тупланган.