Бу атнада районыбызда Әтиләр көненә багышланган Республика ярышларының муниципаль этабы узды.

2023 елның 20 октябре, җомга

Барлыгы район мәктәпләреннән 11 команда чыгыш ясады. Команда төркемнәре әтиләрдән һәм 7-12 яшьләрдәге малайлардан торды.

Гомум нәтиҗә буенча 1 урынга Олы Нырсы урта мәктәбе командасы Гаязовлар гаиләсе лаек булды.

2нче урында Шәдке урта мәктәбе Габдулхаковлар гаиләсе, 3нче урында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе Низамовлар гаиләсе урнашты.

Барлык катнашучыларга бассейнга сертификат бирелде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Бәйрәм югары рухта үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International