Алан авыл китапханәсендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан Татарстаныбыз буенча виртуаль сәяхәт уткәрелде. Чарада балалар бай мәдәни мирасы, матур табигате һәм үз халкының кунакчыллыгы белән дан тоткан Татарстан буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәткә чыктылар. Яшь дусларыбыз башкалабызның матур урыннары белән таныштылар. Бу бик күп тарихи хәзинәләр сакланган ак диварлы Кремль, шул исәптән археологик табышлар һәм уникаль музей коллекцияләре, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы һәм башка бик күп истәлекле урыннар. Алар һәрберсе үз үзенчәлекләре һәм матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Әлеге чарага тематик күргәзмә дә оештырылды.