"Бер күрешү - үзе бер гомер"

2023 елның 20 октябре, җомга

Алан мәдәният йортында китапханә белән берлектә, "Бер күрешү -  үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Хөрмәтле кешеләребез өчен концерт программасы әзерләнде, кайнар коймак белән чәй артында очрашу-аралашу оештырылды. Безнең авылыбызда бик талантлы халык яши. Өлкәннәребез үзләре дә гармунга кушылып җырладылар, тыпырдап биеделәр, яраткан әдәби әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр. Аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләп калабыз. Алда очрашулар күп булсын, илләребез тыныч булсын, барыбыз да исән сау булырга язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International