“Китап, спорт һәм мин”.

2023 елның 20 октябре, җомга

Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре "Китап, спорт һәм мин" темасына сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Алар үз укучылары өчен китап күргәзмәсе әзерләделәр, анда төрле спорт төрләре турында кызыклы мәгълүматлар булган китаплар тәкъдим иттеләр. Балалар «Зарядка для ума» дигән спорт-минутында катнаштылар, анда алар спорт турында табышмакларны чиштеләр. Дәрес ахырында китапханәчеләр балаларга һәрвакыт яхшы кәеф   теләделәр, чөнки яхшы кәеф сәламәтлеккә ярдәм итә. Чара ахырында истәлеккә  фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International