Авыл хатыннары...

2023 елның 20 октябре, җомга

 Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күзалдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар- дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар! 15 октябрь – Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне. Авыл хатын-кызлары көнен билгеләп үтүнең төп максаты – авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү. Шул уңайдан, 13 нче октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  бу бәйрәмгә багышлап  “Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә” дип исемләнгән кичә үткәрде. Очрашуга төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар чакырылган иде. Алар һөнәрләре, хезмәттәге казанышлары, үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Мәдәният хезмәткәрләре бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, авылыбызның, районыбызның  зур уңышларга ирешкән хатын-кызлары турында сөйләделәр. Кичә барышында темага багышлап шигырьләр, җырлар яңгырады, юмористик монологлар укылды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International