2023 елның 15 октябрендә «День Лермонтовской поэзии в библиотеке” Xl Халыкара акциясе уза.

2023 елның 21 октябре, шимбә

15 октябрьдә рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 209 ел тула. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган Xl Халыкара акциясенә кушылып «Читаем Лермонтова» дип исемләнгән кычкырып уку һәм әңгәмә үткәрде. Китапханәче Г.Махмутова укучыларны бөек классик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Михаил Юрьевичның «Парус», «Выхожу один я на дорогу», «Смерть поэта», «Молитва», «Бородино», «Осень» һәм башка танылган һәм яраткан шигырьләрен укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International