14 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе “Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе” оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XI төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә «Поэтический мир Лермонтова» исеме белән китап күргәзмәсе һәм кычкырып укулар оештырылды. Акциядә катнашучылар, “Матур сүз” беләшмәсе членнары шагыйрьнең Михаил Юрьевичның «Парус», «Смерть поэта», «Осень», «Посреди небесных тел…», «Небо и звезды», «Солнце осени» шигырьләрен, «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар, иҗаты белән таныштылар. Лермонтов шагыйрь генә түгел, музыкант, рәссам да булган. Китапханәче шагыйрьнең кыска тормыш юлының ничек тәмамлаганы турында сөйләде. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны классикларыбызның әдәби һәм сәнгати мирасын өйрәнүгә җәлеп итә. Бөек шагыйребезнең шигырьләре бүгенге көндә дә яши, аларның яшьләр күңелендә чагылыш табуы аеруча да куандыра.