1552 елның 15 октябре.

2023 елның 21 октябре, шимбә

Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң  олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 471 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн. Шушыны укучыларга җиткерү максаты белән 15 октябрь Олы Мәтәскә авылы  мәдәният хезмәткәрләре яшьләр өчен “Җуелмас хәтер” дип исемләнгән  патриотик сәгать  үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International