1552 елның 15 октябре – бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган.

2023 елның 21 октябре, шимбә

Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 470 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен  башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.

15 октябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә шушы көн уңаеннан  киң катлам китап укучылар өчен “Хатирәләр яңара” дигән китап күргәзмәсе куелып, “Мәнге халык хәтерендә”  темасына информация сәгате үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International