15 октября – День памяти защитников Казани, павших при взятии города – 470-ая годовщина завоевания Казани войсками Ивана Грозного.

2023 елның 21 октябре, шимбә

Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен  башларын салган Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Шул көн уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Гасырлардан килгән аваз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International