«Без барыбыз бергә – бөек Россия!"

2023 елның 21 октябре, шимбә

Үзәк авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Без барыбыз бергә – бөек Россия!" дигән дәрес – презентация узды. Әлеге  дәрес балаларда патриотизм, илгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, илне данлаган кешеләргә карата ярату һәм хөрмәт хисләре формалаштырырга ярдәм итәр дигән өмет бар. Дәреснең бурычлары: белем бирү аспекты, тарих, әдәбият, мәгълүмати технологияләр буенча предметлар арасындагы белемнәрне куллану, укучыларның хәтерен, фантазиясен үстерү. Тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар чарада катнашучылар көчле ил турында гына түгел, ә аның бөек кешеләре турында да күбрәк белергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International