Семинар

2023 елның 21 октябре, шимбә

17 октябрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә инглиз теле һәм география укытучыларының район семинары узды. Җаббарова Г.Н. 9 нчы сыйныфта инглиз теле буенча ачык дәрес һәм 1 нче сыйныфта дәрестән тыш чара үткәрде. Э.Р. Гыйләҗева 5 нче сыйныфта география дәресе үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Җөри урта мәктәбе укытучысы Гарифуллина Р.С укучыларны ОГЭ га әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Семинарда катнашучылар чараны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, аның эчтәлегенең мәгълүматлылыгын һәм практик юнәлештә булуын, мәктәп педагогларының уку материалын сайлап алу һәм тәкъдим итүгә иҗади якын килүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International