“Икмәк- һәр нәрсәгә баш” дигән мәкаль, кеше тормышында икмәкнең мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыклый. Чыннан да, мең еллар дәвамында икмәк күп кабиләләрнең һәм халыкларның төп ризыкларының берсе, көндәлек, бәйрәм һәм йола өстәленең алыштыргысыз атрибуты саналган, тормыш, муллык һәм иминлек символы булган. Ел саен 16 нчы октябрьдә Халыкара Икмәк көне билгеләп үтелә.Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер әһәмияткә ия булуы гаҗәп түгел. Шул уңайдан,18 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Ипекәең балдан татлы синең, туган илем” дип исемләнгән тематик күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм мәкаләләр өстәлгә икмәкнең барлыкка килү тарихы, аның кеше цивилизациясе үсешендә роле, дөньяның төрле халыкларында оннан эшләнмәләр пешерү үзенчәлекләре, икмәк пешерүнең борынгы үрнәкләре, икмәккә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйли.